Тат.Шуран мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Материалның оригиналын алу өчен, авторга мөрәҗәгать итегез.
Айгөл НӘБИУЛЛИНА,
Зәй районы Бура-Киртә төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– әдипнең әсәрен анализлау аша кешенең хис-кичерешләр дөньясын сурәтләү алымнарын, психологик тирәнлеккә ирешү юлларын аңларга ярдәм итү;
– Ф.Садриевның психологик анализ остасы икәнлеген аңлауларына ирешү;
– укучыларның хис дөньясының баюына шартлар тудыру; әдәби әсәр укуга кызыксыну уяту.
Материал: Ф.Садриевның «Таң җиле» романы, презентация.
Искәрмә. Әдәби әсәрләрне анализлау дәресе булганга күрә, укучылар хикәяне алдан ук укып килергә һәм уку барышында кайбер терәк сорауларга игътибар итәргә тиешләр.
Мастер-класс барышы
1. Укытучының кереш сүзе. (Үзе белән таныштыра.) (1 нче слайд). Эшне без ике яки өч төркемдә башкарырбыз. Үзара ярдәмләшеп эшләрбез дип ышанам.
2. Хәдис тыңлау. Алга мәсьәлә кую.
Укытучы. Ә хәзер бер хәдис тыңлыйк.
Элекке заманда бер мөгаллим яшәгән.
Дәвамы magarif-uku.ru сайтында.
Язучы Фоат Садриев турында кайчан гына сүз чыкса да, аны азмы-күпме белгән һәр кеше: «Һай, бигрәк тәртипле кеше ул!» – ди, баш бармагын югары күтәреп. Башкаларда шулкадәр соклану уята алган кеше гаиләсендә дә һәрьяклап үрнәктер, балаларын да үзенчәлекле итеп тәрбияләгәндер дип, Садриевлар нигезенә – Мөслим якларына кунакка киттек.
«Оныгыбыз өйдә генә укый»
«Сәйденур – икенче хатыным, беренчесе белән тормышыбыз барып чыкмады, аерылыштык, – дип гаиләсе белән таныштыра башлады Фоат Садриев керә-керешкә. – Беренче никахымнан улым Айдар туды, бүген инде ул хатыны Лилия, ике баласы Камил һәм Гадел белән Әлмәттә яши. Айдар белеме буенча табиб, Әлмәттә үз клиникасы бар. Эшләре яхшы бара, аның белән бик горурланам. Икенче никахымнан – улым Булат, кызым Ландыш. Булат әлегә өйләнмәгән, Әлмәттә нефть тармагында хезмәт куя. Эчми-тартмый, бик тәртипле. Ландыш белән Назыйф кияү Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә яши, оныкларыбыз Исмәгыйль белән Сафияне тәрбиялиләр. Балаларымның икесен дә әдәбиятка тартып карадым, сәләтләре бар иде кебек, тик икесе дә башка юнәлешне сайладылар».
Дәвамы magarif-uku.ru сайтында.
Мөслим гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Борынгы әдәбиятыбызның күренекле ядкәре булган әсәр – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы белән һәркем таныш. Фоат Садриевның «Таң җиле» романын укыганнан соң, бу ике әсәрдәге аваздашлыкны күреп гаҗәпкә калдым. Әлеге әсәрләрне чагыштырып анализларга, яшәештәге төп әхлакый кыйммәтләрне барларга, борынгы Болгар чоры әдәбиятыннан ук килгән мотивларны ачыкларга алындым. Фоат Садриевның «Таң җиле» романы турында бик күп фикерләр әйтелсә дә, нигездә, аңа тиешенчә бәя бирелмәгән әле, дип саныйм. Читать далее
Бүген Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалифи-кациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, “Мәгариф” һәм «Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакцияләре, Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге Мөслим гимназиясендә II Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2015” чарасын үткәрде.
Җыенда күренекле язучы үзе, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов та катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм катнашучыларга укуларда катнашу турында сертификатлар тапшырылды.