«Фоат Садриев укулары» быел Россия күләмендә уза

foat-sadri-2-obr-fotoshopКазан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, “Мәгариф” һәм «Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакцияләре, Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге 2015 елның 27 март көнне Мөслим гимназиясендә II  Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2015” чарасын үткәрә.

 II Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2015” чарасы бурычлары:

  • Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру;
  •  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле язучы Фоат Садриев иҗатын өйрәнү;
  •  укытучыларның фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерү;
  •  укучыларда тикшерү, коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру, телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү;
  • белем бирү оешмаларының фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнү тәҗрибәсен өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу;
  •  югары уку йортларында эшләүче галимнәрне һәм язучыларны укытучылар һәм укучылар белән эшчәнлеккә тарту.

«Ольга» — татар телендә

11 нче апрель көнне Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында “Ольга” дип исемләнгән лирик комедиянең премьерасы узачак. Бу әсәрнең авторы — Финляндиянең танылган язучысы Лаура Руохонен. Әлеге пьеса инглиз, немец, рус телләренә, литвалылар теленә тәрҗемә ителгән һәм төрле ил театрлары тарафыннан уңыш белән куелган. Татар теленә “Ольга”ны Фоат Садриев тәрҗемә итте. Читать далее

Ярсып очкан кошка тиң

DSC06716-NXPowerLite19 нчы март көнне Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә авылдаш язучы  Габдулла  Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев белән “Авылымның ярсып очкан кошы ” исемле очрашу кичәсе булды. Кичәдә М.Әхмәтҗанов, Н.Шәймәрданова, Г.Фәрхетдинова, Азнакай районы Чалпы мәктәбеннән Р.Хәйруллина, Җ.Идиятовалар кунак булып катнашты. Чараны  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурсинә Шакирьянова алып барды.

Чыганак: muzagit.mugallim.com

Фоат Садриев укулары — 2014

Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Мөслим муниципаль районының мәгариф бүлеге  2014 нче елның 28 нче март көнне Мөслим гимназиясендә I Республика «Фоат Садриев укулары — 2014» үткәрә.

Бурычлары:

— Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру;

— Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле язучы Фоат Садриев иҗатын өйрәнү;

укытучыларның фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерү;

— укучыларда тикшерү, коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру, телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыбызга мәхәббәт, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү;

— белем бирү оешмаларының фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнү тәҗрибәсен өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу;

— югары уку йортларында эшләүче галимнәрне һәм язучыларны укытучылар һәм укучылар белән эшчәнлеккә тарту.

Нигезләмә

Эзләнүләр юлында

(Наис Гамбәрнең шигырь җыентыгына кереш сүз)

Наис ГамбәрБүген сезгә тәкъдим ителә торган шигырьләрнең авторы 1947 елда Бүләк авылында туган. Ул, Үрәзмәт урта мәктәбенең унынчы классында укыганда, район газетасы редакциясенә беренче шигырьләрен җибәрде. Моның үзенә күрә сере дә бар иде. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган шагыйрь Рәдиф Гатауллин Үрәзмәттә татар әдәбияты укыта башлады. Рәдифнең поэзиягә шаулар-гөрләп килеп кергән чагы иде. Романтик шагыйрь үзенең укучыларында да әдәбиятка, туган телгә, образлы сүзгә мәхәббәт тәрбияләде, ә күпләрнең күңеленә иҗат очкыны да сала алды. Наис Гамбәров әнә шул очкын «эләккән» егетләрнең берсе иде. Ләкин очкын бер нәрсә, иҗади тормыш, ягъни әдәбиятны яшәвенең төп мәгънәсе итеп карау икенче нәрсә. Аның кебек «шигырьҗене кагылган» егетләрнең күбесе язды, язды да кайдадыр югалды. Юк, минем һич тә аларны гаепләвем түгел. Һәркемнең үз омтылышы, үз мөмкинлекләре. Наис иҗат эшен гомерлеккә сайлады — бу шул гына. Читать далее