11 нче апрель көнне Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында “Ольга” дип исемләнгән лирик комедиянең премьерасы узачак. Бу әсәрнең авторы — Финляндиянең танылган язучысы Лаура Руохонен. Әлеге пьеса инглиз, немец, рус телләренә, литвалылар теленә тәрҗемә ителгән һәм төрле ил театрлары тарафыннан уңыш белән куелган. Татар теленә “Ольга”ны Фоат Садриев тәрҗемә итте. Читать далее
Архив рубрики: Яңалыклар
Ярсып очкан кошка тиң
19 нчы март көнне Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә авылдаш язучы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев белән “Авылымның ярсып очкан кошы ” исемле очрашу кичәсе булды. Кичәдә М.Әхмәтҗанов, Н.Шәймәрданова, Г.Фәрхетдинова, Азнакай районы Чалпы мәктәбеннән Р.Хәйруллина, Җ.Идиятовалар кунак булып катнашты. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурсинә Шакирьянова алып барды.
Чыганак: muzagit.mugallim.com
«Аппаккай»
Җәлил бистәсендә очрашу
28 февраль көнне Җәлил бистәсенең мәдәният сараенда Халыкара туган тел көне уңаеннан якташ язучыларыбыз Лилия Садриева һәм Тукай премиясе лауреаты, прозаик Фоат Садриевлар катнашында төрле буын вакилләре белән очрашу кичәсе үтте. Кичәдә Җәлил 1 нче урта мәктәбе укытучылары Шәймәрданова Л.Н., Соловьева Ф.Ф., мәктәп китапханәчесе Нәгыймуллина Л.Ф. әдипнең «Тозлы бал» әсәреннән өзекне сәхнәләштерде. Кичә татар халык җырлары, биюләре белән үрелеп барды.
Фотолар һәм мәгълүмат sarmanovo.tatarstan.ru сайтыннан алынды. Читать далее
Ташлыяр мәдәният йортында очрашу
25 февраль көнне Ф.Садриев һәм Лилия Садриева Мөслим районы Ташлыяр мәдәният йортында «Тел күрке — сүз» исеме астында үткән кичәдә катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре бөек шәхесләрнең тел турында әйткән фикерләрен халыкка җиткерделәр. 21 февральнең Туган тел көне булуын искә алып, телнең нинди зур көчкә ия булуы турында инсценировка куйдылар. Ташлыяр мәктәбе укучылары нәфис сүз сөйләделәр. Әдипләребез туган телне белүнең кирәклеген дәлилләделәр, үзләре иҗат иткән әсәрләрне укыдылар.