Оныкларга сөйләп мактанырбыз!

Чәчәкләрнең була төрлесе. Азнакай шәһәренең 7нче урта мәктәбенә кунакның бик кадерлесе килде. Кем дисезме? Язучы, драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Мөслим районының мактаулы гражданы – Фоат Садриев үзе. Читать далее

Язучы Фоат Садриев — көтеп алынган кунак

лого3Язучы Фоат Садриев — һәр авылда, мәдәният учакларында, мәктәпләрдә бик көтеп алынган кунак. Азнакай районының татар теле укытучылары һәм үзебезнең мәктәп коллективы күренекле язучы белән очрашуны оештырырга күптән хыялланып йөрде. Урсай урта мәктәбенең татар теле укытучысы Мөнҗия Нурмөхәммәтова Ф. Садриевның «Таң җиле» романы буенча ачык дәрес бирде. Анда районның 30 дан артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм ата-аналар катнашты. Читать далее

Оренбур татар драма театрында яңа премьера

0A8B7B0D-BDA3-4B1A-A080-F2437729404F_w268_r1Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры артистлары тамашачыларга драматург Фоат Садриевның “ Тәрәзәгә егет килгән “ әсәре буенча куелган 2 пәрдәле комедиясен тәкъдим иттеләр.

Спектакльне сәхнәгә Оренбур сәнгать институтының профессоры Булат Хәйбуллин куйды. Драматург Фоат Садриев Оренбур татар театры белән күптән хезмәттәшлек итә. Авторның Оренбур театры сәхнәсендә куелган беренче әсәре “ Кондырлы кодачасы “ , икенчесе “ Сиңа гына сер итеп “ һәм соңгысы “ Тәрәзәгә егет килгән“.
Театрда төзекләндерү эшләре бару сәбәпле , һәр яңа премьера Татар Каргалы авылында үтә. Бу юлы да шулай булды.
Тамашачылар алдында театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев драматург Фоат Садриев белән күптәнге хезмәттәшлекләре турында әйтеп китте.
Спектакльдә артистларның төрле буын вәкилләре уйный. Алар арасында РФ атказанган артисты Рафаил Фатыйхов та бар. Премьерадан соң, Татарстанда иҗат итеп яшәүче драматург Фоат Садриев тарафыннан театр артистлары исеменә котлау хаты килде. Анда түбәндәге сүзләр бар: “Аралар ерак булса да , күңелем белән сезнең янәшәдә мин. Безнең уртак эшебез яңа дәрт – илһам өстәсен, иҗади уңышлар сезгә, күңел тәрәзәләрегездән мәңге сүнмәс мәхәббәт кояшы сүнмәсен “.
Автор: Фирүзә Әбсәләмова.
Чыганак: azatliq.org

Оренбур театрында «Мәскәү сандугачы»

Драматург Фоат Садриевның берничә әсәреннән “Мәскәү сандугачы” дип исемләп иҗат ителгән ике пәрдәле музыкаль комедия – 2009 елда Оренбур татар дәүләт драма театрының соңгы премьерасы булды.

Укырга: azatliq.org

Фоат Садриев дигән олы язучы бар

15.03.12Җирлегебездә яшәп иҗат итүче, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миннәхмәт улы Садриевның 10 мартта туган көне булып үтте. Шул уңайдан 15 март көнне «Үзәк китапханә» хезмәткәрләре: Шабаева Зөләйха, Исламова Мөнәвирә һәм Васильева Альбиналар Һөнәр училищесы тулай торагында «Фоат Садриев дигән олы язучы бар» дип исемләнгән әдәби кичә әткәрделәр. Читать далее