(Наис Гамбәрнең шигырь җыентыгына кереш сүз)
Бүген сезгә тәкъдим ителә торган шигырьләрнең авторы 1947 елда Бүләк авылында туган. Ул, Үрәзмәт урта мәктәбенең унынчы классында укыганда, район газетасы редакциясенә беренче шигырьләрен җибәрде. Моның үзенә күрә сере дә бар иде. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган шагыйрь Рәдиф Гатауллин Үрәзмәттә татар әдәбияты укыта башлады. Рәдифнең поэзиягә шаулар-гөрләп килеп кергән чагы иде. Романтик шагыйрь үзенең укучыларында да әдәбиятка, туган телгә, образлы сүзгә мәхәббәт тәрбияләде, ә күпләрнең күңеленә иҗат очкыны да сала алды. Наис Гамбәров әнә шул очкын «эләккән» егетләрнең берсе иде. Ләкин очкын бер нәрсә, иҗади тормыш, ягъни әдәбиятны яшәвенең төп мәгънәсе итеп карау икенче нәрсә. Аның кебек «шигырьҗене кагылган» егетләрнең күбесе язды, язды да кайдадыр югалды. Юк, минем һич тә аларны гаепләвем түгел. Һәркемнең үз омтылышы, үз мөмкинлекләре. Наис иҗат эшен гомерлеккә сайлады — бу шул гына. Читать далее