Язучы Фоат Садриев — көтеп алынган кунак

лого3Язучы Фоат Садриев — һәр авылда, мәдәният учакларында, мәктәпләрдә бик көтеп алынган кунак. Азнакай районының татар теле укытучылары һәм үзебезнең мәктәп коллективы күренекле язучы белән очрашуны оештырырга күптән хыялланып йөрде. Урсай урта мәктәбенең татар теле укытучысы Мөнҗия Нурмөхәммәтова Ф. Садриевның «Таң җиле» романы буенча ачык дәрес бирде. Анда районның 30 дан артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм ата-аналар катнашты. Тәҗрибәле укытучы дәресне хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап әзерләгән. VIII сыйныф укучыларының бу романны укып чыкканнары күренеп тора, аның сюжетын һәм эчтәлеген, андагы уңай һәм тискәре образларны бик яхшы ачып бирделәр. Укытучы белән укучылар арасында барган җанлы әңгәмә дәресне бигрәк тә нәтиҗәле итте. Романнан иң әһәмиятле өзекләр укылды. Сүз, нигездә, әсәрнең төп герое Нуриасма тирәсендә. Йә, әйтегез, тудырып үстергән кызы куып чыгарган кайнанасын үзенә алып, аны ун ел тәрбияләү, актык сулышынача хөрмәтләү һәм тагын ирсез көенчә дүрт баланы аякка бастыру, һәрберсен кеше итеп үстерү өчен күпме түземлелек кирәк! Шуның өстенә авыл яме, аның иминлеге, бөтенлеге, төзеклеге өчен борчылып, балалары белән тау битләренә агачларга кадәр утыртырга аңа нинди илаһи көч ярдәм итте икән. Укучылар шундый нәтиҗә ясыйлар: мондый кешенең үзен иң бәхетле кеше итеп санарга хакы бар.
Дөреслек хакына бернинди чигенүләргә бара белмәгән, хәтта кече улы белән арасы бозылуыннан да курыкмаган ана образы укучыда чиксез хөрмәт уята. Кунаклар бу ачык дәрескә бик зур бәя бирделәр, Мөнҗия Гыйльметдиновнаның укучыларны язучының романын һәм китаплар укырга җәлеп итүенә сокландылар (хәзер балалар китап укымый, булса да бик сирәк). Очрашуның икенче бүлегендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, «Җәннәт аналарның аяк астында» дигән китап укучылар конференциясе узды.
Очрашуда Ф.Садриев романның язылу тарихы һәм андагы персонажларга тукталды. Залдагылар бер-бер артлы сораулар яудырды. «Нуриасманың прототибы кем?» дигән сорауга ул: «Бу образда әнием Гыйздеямал зур урын алды. Әнием бик яшьләй тол калды, әтием сугышта үлгән, мин ятим үстем, икенче әтинең булуын теләмәдем. Тормышның бөтен авырлыклары әни җилкәсенә төште. Колхозда аңа сокланалар иде, бер вакытта да эштән курыкмады, тырыш булды. Кулыннан балта, чүкеч төшмәде, ихатада булган төзекләндерү эшләрен үзе башкарды, печәнен дә үзе чапты. Хәтта мин төзекләндереп куйган койма аңа ошамаса, аны җимереп үзе яңадан ясап куя иде. Ир- ат башкара торган бер генә эштән дә чирканып тормады мәрхүмә.
Нуриасмадагы кешелеклелек сыйфатларының күп өлеше җыелма образлар. Һәр татар авылында шундый Нуриасмалар бар», — дип җавап бирде.
Соңыннан язучының райондашлары Р.Зарипов, Н.Хәсәнова, язучының авылдашы (Илбәк мәктәбеннән) Дания ханым һәм башкалар чыгыш ясады. Үзебезнең шагыйрәбез 84 яшьлек ветеран укытучы Тәкыя апа Шәрипова бик дулкынландыргыч шигырьләр укыды. «Мөслим районыннан күпме талантлар чыккан. Мин аларга гомерем буе сокланып яшәдем. Рәхмәт сезгә, Фоат энем! Сезнең «Таң җиле» татар хатынына — Анага мәдхия укый».
Очрашуны йомгаклап, Азнакай мәгариф идарәсе методисты Илгизә Ильясова, язучыга зур рәхмәтләр белдереп, истәлекле бүләк тапшырды. Урсай авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ярмиев әдипнең башына татар түбәтәе кидерде. Бу очрашу анда катнашучыларның күңелендә мәңге онытылмаслык хатирә булып калыр!

 

Роберт Зарипов.
Азнакай районы, Урсай авылы.

Авыл утлары 2007-06-28

Язмага фикер өстәргә