Чакмагым

Фоат Садриев сүзләре, Илгиз Закиров музыкасы

 

OLYMPUS DIGITAL CAMERAОлы Чакмак — гүзәл почмак,

Исемең күңелемә уям.

Туфрагыңның таныш исен

Җир читләреннән тоям.

 

Чәчкәләрдән чәчелгәнсең,

Йолдыздан коелгансың,

Чакмалар булып чагылып,

Нурларга коелгансың.

 

Син бит миңа бу дөньяның

Бизәге тоеласың,

Син, Чакмагым, йөрәгемә,

Мәңгегә уелгансың.

 

Һәр өеңдә кояш синең,

Йөзләреңдә тулган ай,

Янга якын итеп шулай,

Яраткан сине Ходай.

Язмага фикер өстәргә