Эзләнүләр юлында

(Наис Гамбәрнең шигырь җыентыгына кереш сүз)

Наис ГамбәрБүген сезгә тәкъдим ителә торган шигырьләрнең авторы 1947 елда Бүләк авылында туган. Ул, Үрәзмәт урта мәктәбенең унынчы классында укыганда, район газетасы редакциясенә беренче шигырьләрен җибәрде. Моның үзенә күрә сере дә бар иде. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган шагыйрь Рәдиф Гатауллин Үрәзмәттә татар әдәбияты укыта башлады. Рәдифнең поэзиягә шаулар-гөрләп килеп кергән чагы иде. Романтик шагыйрь үзенең укучыларында да әдәбиятка, туган телгә, образлы сүзгә мәхәббәт тәрбияләде, ә күпләрнең күңеленә иҗат очкыны да сала алды. Наис Гамбәров әнә шул очкын «эләккән» егетләрнең берсе иде. Ләкин очкын бер нәрсә, иҗади тормыш, ягъни әдәбиятны яшәвенең төп мәгънәсе итеп карау икенче нәрсә. Аның кебек «шигырьҗене кагылган» егетләрнең күбесе язды, язды да кайдадыр югалды. Юк, минем һич тә аларны гаепләвем түгел. Һәркемнең үз омтылышы, үз мөмкинлекләре. Наис иҗат эшен гомерлеккә сайлады — бу шул гына.

1966—1969 елларда «Авыл утлары» газетасы редакциясендә эшләү аның өчен каләмен чарлауда, тормышны өйрәнүдә бик кирәкле тәҗрибә мәктәбе булды. Казан дәүләт университетында уку еллары да эзсез узмады. 1974—1978 елларда Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләгәндә ул әдәби-тәнкыйть белән шөгыльләнде һәм, әйтергә кирәк, бик җитди рәвештә, уңышлы шөгыльләнде.

Баксаң, ул шигырьләр язуын дәвам итә икән. Наисның иҗат планнарында проза өлкәсендә эшләү дә бар. Кыскасы, иҗат тормышы дәвам итә, ул табышлар һәм югалтулар аша, тормышның, кеше күңеленең тирән катламнарына үтеп керү өчен эзләнеп үткән тынгысыз көннәр һәм төннәр, газаплар һәм шатлыклар аша дәвам итә.

Фоат Садриев,
«Тугай моңнары» әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе.

Язмага фикер өстәргә