Ташлыяр мәдәният йортында очрашу

Ф.Садриев белән очрашу25 февраль көнне Ф.Садриев һәм Лилия Садриева Мөслим районы Ташлыяр мәдәният йортында «Тел күрке — сүз» исеме астында үткән кичәдә катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре бөек шәхесләрнең тел турында әйткән фикерләрен халыкка җиткерделәр. 21 февральнең Туган тел көне булуын искә алып, телнең нинди зур көчкә ия булуы турында инсценировка куйдылар. Ташлыяр мәктәбе укучылары нәфис сүз сөйләделәр. Әдипләребез туган телне белүнең кирәклеген дәлилләделәр, үзләре иҗат иткән әсәрләрне укыдылар.

Язмага фикер өстәргә