Оныкларга сөйләп мактанырбыз!

Чәчәкләрнең була төрлесе. Азнакай шәһәренең 7нче урта мәктәбенә кунакның бик кадерлесе килде. Кем дисезме? Язучы, драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Мөслим районының мактаулы гражданы – Фоат Садриев үзе.

Милләтебез – татар. Ә татар халкына кунакны каршы алу, хөрмәтләү, озатып калу кебек сыйфатлар хас. Дәресләрне Бөек Тукаебызның 125 еллык юбилеена туры китереп, Тукай премиясе лауреатларына багышлап үткәрергә уйлагач та, язучылар арасыннан 2010нчы ел лауреаты Фоат абый Садриевны чакырасыбыз килде. Менә шул сәгатьтән башланды да инде әзерлек эшебез– «урак өсте». 7 «Б» һәм 8 «А» сыйныфы укучылары белән, 1958нче елдан башлап 2010нчы елны кертеп, барлык Тукай премиясе лауреатларының исемлеген, яшен, эшчәнлек өлкәләрен, нинди хезмәтләре өчен лаек булуларын туплап, мәгълүмат җыйдык. Иң тырыш, иң белемле укучылар һәр өлкә буенча проект эшләренә алынып, эзләнүләрен дәвам иттеләр. Нәтиҗәдә, 16 рәссам, төзүче-инженер һәм архитекторлардан – 4, сынчы-скульпторлар арасыннан 5 кеше, композиторлардан – 18 кеше, 9 җырчының, артистлар һәм режиссерлардан – 28 кеше, шагыйрьләрдән – 20, язучылардан 33 кешенең бу премиягә лаек булуы ачыкланды. Ә әдәбият өлкәсеннән лауреатлар яшенә килсәк, 40-50 яшьтә алганнар – 11 кеше, 51-60 яшьтә лаек булучылар – 10, 60ларын тутырып лаек булучылар – 30га якын. Иң яшь лауреат – халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Аңа «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен премия 35 яшендә бирелгән. Иң өлкән яшьтә алучы – язучы Гомәр Бәширов. Ул премиягә 94 яшендә лаек булган. 90нан өскә чыккач алган башка берәү дә юк. Тагын бер күзгә ташланган үзенчәлек: әдәбият өлкәсеннән бары бер хатын-кызга – шагыйрә Гөлшат Зәйнәшевага «50 җыр» китабы өчен, 63 яшендә Тукай премиясе бирелгән. Менә шулай, дәрәҗәле бүләкне алуның билгеле бер яше юк икән. Иң мөһиме: халкың алдында күрсәтер эшең булсын. Ә премия кайчан да булса үзе барыбер эзләп табар.

Ю.Гагаринның галәмгә очуына 50 ел үтүгә карамастан, бүген дә аны күрүчеләр, белүчеләр, беренчеләрдән булып фотога төшерүчеләр сагынып искә алалар. Ә без, балаларыбыз, оныкларыбыз Фоат абыйның әсәрләрен дәреслекләрдән укыганда:

«Бу әдип мин укыган мәктәпкә, безнең дәрескә килгән иде», – дип сөйләп мактанырбыз дигән уй-теләкләрен җиткерделәр укучыларыбыз.

Арча якларыннан кала, иң күп язучы– шагыйрьләр Мөслимнән чыккан, Мөслим туфрагында яралган. Фоат Садриевның тормышын, иҗатын өйрәнгәндә, күрше Мөслим районына да күз салдык, табигатенә сокландык.

Укучыларыбызга күз генә тимәсен, әсәрләрен, Фоат абый биргән интервьюларны, аның турында каләмдәшләре, якташлары, якыннары әйткән фикерләрне ярыша-ярыша эзләп-табып өйрәнделәр, укыдылар. Нәтиҗәдә, 2 дәрес бер тында үтеп китте. Кыңгырау чыңлавына игътибар итүче дә булмады.

21нче апрельнең иртәсе үк кояшлы, җылы иде. Кунагыбызны мәктәпкә тумышы белән Мөслим районыннан, хәзерге вакытта Зур Сукаеш авылында яшәүче Сәгыйдулла абый озата килде. Килеп керүгә, Фоат абый китапханәнең матур әдәбиятка байлыгы, татар теле кабинетларының торышы белән кызыксына башлады.

Дәрестә шәһәребез мәктәпләреннән укытучылар, балалар китапханәсеннән хезмәткәр – Тәслимә ханым да катнашты. Ул әдипнең китапларына күргәзмә, иҗатына күзәтү ясады. Монда Фоат Садриевның чын халык язучысы икәнлеге игътибарны җәлеп итте. Чөнки күргәзмәдә яңа тышлы китапларның булмавы – моңа ачык шаһит иде (кулдан-кулга йөргән китап кына туза).

Ә турыдан-туры әңгәмә вакытында Тәслимә ханымның, 9нчы мәктәп директоры урынбасары Рүзилә Рәис кызының Азнакайга Мөслимнән килен булып төшүләре ачыкланды. Алар язучының гаилә тормышы, балалары турында да истәлекләр сөйләде. Бу мизгелдә иң горур кешеләр алар иде. Шундый югары дәрәҗәдәге Дәүләт бүләгенә ия булган якташың килсен әле очрашуга!

Әңгәмә вакытында укучыларны иң борчыганы Ф. Садриев китапларының сатуда күренмәве булды. Бигрәк тә аларны язучының премияне алганнан соң, нинди хисләр кичерүе; бүләктән соң тирә-юньдәгеләрнең, якташларының мөнәсәбәте; алга таба нинди планнар белән яшәве; оныкларына кем язган әкиятләрне укуы; балачак хыяллары; әсәрләрендәге прототиплар; кайчан балалар өчен сәхнә әсәрләре яза башлаячагы; иҗатташларының фикерләре белән килешү-килешмәве һәм башка бик күп сораулар кызыксындырды. Фоат ага тулы эчтәлекле һәм шаян җаваплар кайтарды. Укучылар аны йотлыгып тыңлады. Кызыклы маҗаралы вакыйгаларны ишеткәч, рәхәтләнеп көлделәр.

Фоат абый, бигрәк тә, Г.Тукайның бөек шәхес икәнлеге турында ялкынланып сөйләде. Укучыларга аңардан үрнәк алырга, һәрвакыт хакыйкать юлында булырга киңәш итте. Иң күп гыйлемнең китапларда яшерелгәнлеген әйтте. Балалар өчен әсәр иҗат итәсе килү серен ачты.

«Бар өстенә – бар яхшы, бал өстенә – май яхшы» дигән халык мәкале.

Фоат Садриев иҗатташ дусларының дәрестә катнашасын күреп белгәч, күзләре нурланды, йөзе тыйнак елмайды, сөенде ул.

Халык театрларының республика смотры лауреаты Зенфира Кашапова «Таң җиле» әсәреннән өзек укыганда, дәрестә тын да алмыйча утырдылар. Районыбызның күп көйләр авторы, башкаручы Ландыш Шәрәфиева микрофонны кулына алып, Фоат абыйга багышлап җыр сузгач, безнең барыбызны да Азнакаебыз белән горурлану хисе биләп алды.

Дәрес тәмам булып, тәнәфес игълан ителгәннән соң, укучылар автограф алырга ашыкты. Аннары истәлеккә фотосурәткә төшү башланды.

Бу көн 7нче мәктәптә чын тантанага әверелде. Дәрестә катнашмаган сыйныф укучылары әдипне тәрәзәдән карап озатты, кәрәзле телефоннарына сурәткә төшереп калырга ашыктылар.

Әйе, горур Азнакай халкы! Без үз якташларыбыз белән генә түгел, ә татар милләтеннән танылган һәр шәхес өчен горурлана да, шул ук вакытта сөенә дә беләбез. Фоат абый да мәктәбебезне ошатты, балаларыбызны әдәплелекләре өчен яратты. Кабат очрашуларга өметләнеп, иҗат уңышлары теләп, саубуллаштык.

Без, дәресне әзерләгән һәм алып барган 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Абдуллина Рәисә Вагыйз кызы белән Сәетова Ләлә Сәгыйть кызы, «диссертация якларлык эш башкаргансыз» дигән мактау сүзләр – югары бәя алдык.

 Р.АБДУЛЛИНА, Л. СӘЕТОВА.

 Азнакай шәһәре.

Чыганак: beznen.ru

Язмага фикер өстәргә