19 нчы март көнне Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә авылдаш язучы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев белән “Авылымның ярсып очкан кошы ” исемле очрашу кичәсе булды. Кичәдә М.Әхмәтҗанов, Н.Шәймәрданова, Г.Фәрхетдинова, Азнакай районы Чалпы мәктәбеннән Р.Хәйруллина, Җ.Идиятовалар кунак булып катнашты. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурсинә Шакирьянова алып барды.
Чыганак: muzagit.mugallim.com
Фоат абый, сине олуг исем — Татарстанның халык язучысы исеме алуың белән ихлас күңелдән котлыйм, яңадан яңа иҗат уңышлар һәмныклы сәләмәтлек телим!