«Ольга» — татар телендә

11 нче апрель көнне Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында “Ольга” дип исемләнгән лирик комедиянең премьерасы узачак. Бу әсәрнең авторы — Финляндиянең танылган язучысы Лаура Руохонен. Әлеге пьеса инглиз, немец, рус телләренә, литвалылар теленә тәрҗемә ителгән һәм төрле ил театрлары тарафыннан уңыш белән куелган. Татар теленә “Ольга”ны Фоат Садриев тәрҗемә итте. Спектакльнең куелышы остендә театрыбызның баш режиссеры Альберт Гаффаров эшли. Нәрсә белән кызыксындырды соң чит ил әсәре? Билгеле үзенең гадәттән тышлыгы, тәэсирлелеге белән. Әсәрдә карт хатын Ольга һәм яшь сәрхүш Рундис арасында барлыкка килгән саф хисләр, уникаль һәм катлаулы мәхәббәт тарихы тасвирлана. Ә бүгенгә сәхнәдә эш кайнап тора, премьераның азаккы сызыклары куела, артистлар тулы әзерлектә. Театр коллективын бәйрәм белән котлап, тамашачыларыбызны яңа матур спектакльләр белән сөендереп, киләчәк буынны рухи яктан баетып торырга язсын иде дигән теләктә калам. Иҗат төркеменә озын сәхнә гомере, яңа табышлар, иҗат казанышлары телим. Премьераларга рәхим итегез!

Эльнара КАЮПОВА. «Яңа Вакыт», Оренбург, №11, 2014.

Язмага фикер өстәргә