Садриевлар гаиләсе: “Балага сугу – көчсезлек галәмәте”

фоат2Язучы Фоат Садриев турында кайчан гына сүз чыкса да, аны азмы-күпме белгән һәр кеше: «Һай, бигрәк тәртипле кеше ул!» – ди, баш бармагын югары күтәреп. Башкаларда шулкадәр соклану уята алган кеше гаиләсендә дә һәрьяклап үрнәктер, балаларын да үзенчәлекле итеп тәрбияләгәндер дип, Садриевлар нигезенә – Мөслим якларына кунакка киттек.

 «Оныгыбыз өйдә генә укый»

«Сәйденур – икенче хатыным, беренчесе белән тормышыбыз барып чыкмады, аерылыштык, – дип гаиләсе белән таныштыра башлады Фоат Садриев керә-керешкә. – Беренче никахымнан улым Айдар туды, бүген инде ул хатыны Лилия, ике баласы Камил һәм Гадел белән Әлмәттә яши. Айдар белеме буенча табиб, Әлмәттә үз клиникасы бар. Эшләре яхшы бара, аның белән бик горурланам. Икенче никахымнан – улым Булат, кызым Ландыш. Булат әлегә өйләнмәгән, Әлмәттә нефть тармагында хезмәт куя. Эчми-тартмый, бик тәртипле. Ландыш белән Назыйф кияү Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә яши, оныкларыбыз Исмәгыйль белән Сафияне тәрбиялиләр. Балаларымның икесен дә әдәбиятка тартып карадым, сәләтләре бар иде кебек, тик икесе дә башка юнәлешне сайладылар».

Дәвамы magarif-uku.ru сайтында.

Язмага фикер өстәргә