Фоат Садриев дигән олы язучы бар

15.03.12Җирлегебездә яшәп иҗат итүче, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миннәхмәт улы Садриевның 10 мартта туган көне булып үтте. Шул уңайдан 15 март көнне «Үзәк китапханә» хезмәткәрләре: Шабаева Зөләйха, Исламова Мөнәвирә һәм Васильева Альбиналар Һөнәр училищесы тулай торагында «Фоат Садриев дигән олы язучы бар» дип исемләнгән әдәби кичә әткәрделәр. Алар язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр, әсәрләре белән белән таныштырдылар. Әсәрләр буенча фикер алыштылар. Залга «Фоат Садриев китапларын укыгыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар язучының берничә китабын укырга күргәзмәдән үк алдылар. Әдәби кичәдән укучылар бик канәгать калдылар.

Чыганак: muslimkitap.narod.ru

Язмага фикер өстәргә