Фоат Садриевның «Таң җиле» романында борынгы әдәбияттан килгән традицияләр

666 (NXPowerLite)Эльмира Тимергалиева

Мөслим гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Борынгы әдәбиятыбызның күренекле ядкәре булган әсәр – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы белән һәркем таныш. Фоат Садриевның «Таң җиле» романын укыганнан соң, бу ике әсәрдәге аваздашлыкны күреп гаҗәпкә калдым. Әлеге әсәрләрне чагыштырып анализларга, яшәештәге төп әхлакый кыйммәтләрне барларга, борынгы Болгар чоры әдәбиятыннан ук килгән мотивларны ачыкларга алындым. Фоат Садриевның «Таң җиле» романы турында бик күп фикерләр әйтелсә дә, нигездә, аңа тиешенчә бәя бирелмәгән әле, дип саныйм.

Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» сюжетының дини-мифологик тамыры: Явызлык – Җәза – Гафу үтенү – Гафу итү. Фоат Садриев «Таң җиле» романында чылбыр рәвешендә бер үк хакыйкатьне кабатлый торган вакыйгалар керткән: Ялган – Үкенү – Гафу үтенү – Гафу итү. Бөтенләй төрле чорларда язылган ике әсәрдә бер үк төрле мотивларның очравы мине уйланырга мәҗбүр итте. Гафу үтенү, гафу итә белү сыйфатлары югары дәрәҗәдә кешелеклелек санала. Димәк, әсәрләрнең төп темалары да уртак: кешелеклелек, шәфкатьлелек, гаделлек.

Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы буенча Явызлык – Җәза – Гафу үтенү – Гафу итү схемасына туры килә торган мисаллар шактый. Сүземне мисаллар белән дәлилләп үтәргә телим.

Якуп пәйгамбәр ананы баласыннан аера, үзе дә баласыннан 70 елга аерыла. Аңа Аллаһ исеменнән җәза бирелә. Гаебен таныгач кына кичерелә, Якуп пәйгамбәр картлыгында улының кадер-хөрмәтен күрә.

Икенче мисал: Йосыфны төрле илләр буйлап матурлыгын күрсәтеп йөртәләр, ул үз матурлыгына соклана. Моның өчен җәза ала: кол булып сатыла. Бик үкенә, аннары, Аллаһның кодрәте белән, матурлыгы кире кайта.

Зөләйха мисалында шул ук схема буенча барган эш-гамәлләрне күзәтергә мөмкин. Зөләйха Йосыфның битарафлыгын кабул итә алмый, нахак яла яга. Йосыфны зинданга ябалар. Зөләйха хәсрәт, кайгы кичерә, сабырсызлыгына үкенә, ислам кабул итә. Аллаһның рәхмәте белән, Йосыф һәм Зөләйха кавыша.

Туганнары Йосыфка нахак бәла ягалар, көнләшәләр. Шуның аркасында ачлык, хәерчелек, кайгы күрәләр. Соңрак үз туганнарыннан көнләшкән өчен оялалар, Йосыф аларны кичерә, бүләкли.

Кара кол Йосыфны кыйнаганнан соң, көчле давыл, ком бураны чыгуын, карчыкның, Пәйгамбәр сүзен шик астына алган өчен, ияге асылынып төшүен, гарәп дөясен кыйнагач, аягы җиргә ябышып калуын да шушы схема буенча язылган дип әйтергә кирәк.

Кол Гали әсәрендә пәйгамбәрләр тормышы тасвирлана. Пәйгамбәрләргә карата гаделсезлек эшләү җәзага тартыла, әгәр хөкем ителүче хатасын аңлап гафу сораса, ул Аллаһның рәхмәтенә ирешә. Әлеге мисаллар белән шушы хакыйкатьне исбат итәргә теләдем.

Фоат Садриев романындагы героиня Нуриасма яктылык, җылылык, игелек чыганагы булып тора, ул – шәфкатьлелек өлгесе. Автор Нуриасманы фәрештәгә тиңли. Гомерен керсез-тапсыз үткәргән татар хатыны әсәр ахырында гөнаһлы бәндәләр өчен әхлакый хөкемдар югарылыгына күтәрелә. Аның бәхиллеген алу олы бәхет булып кабул ителә. Нуриасманың бәхиллеге – гаделлек, изгелек юлына фатиха, ә кире җавап – иң авыр хөкем.

Фоат Садриевның «Таң җиле» романы буенча Ялган – Үкенү – Гафу үтенү – Гафу итү схемасына туры килә торган мисалларны барлыйк.

Нуриасманың улы Мисхәт тикшерүчегә ялган күрсәтмә бирә. Соңыннан бик үкенә, әнисе күзенә күренергә ояла, кунарга өенә дә кайтмый. Хатасын аңлый, район үзәгенә барып, ничек бар – шулай язып кайта, Нуриасма улын кичерә, үлгәндә бәхиллеген бирә.

Баласын артык үз итүе аркасында Нуриасма үзе дә ялгышлык эшли. Укытучы Зөбәрҗәтне улы армиядән кайтканчы авылдан китәргә мәҗбүр итә. Улының ничек борчылуын күрә, үкенә, хатасын аңлый, төзәтә: Алабугага барып, Зөбәрҗәтнең кире кайтуын үтенә. Зөбәрҗәт – мәрхәмәтле кыз, аны аңлый, кичерә.

Аналарның балаларына чиксез мәхәббәте аркасында ялганга баруына тагын бер мисал: Хәдичә үз улының, урманга барганда, исерек булуын яшерә, ялган күрсәтмә бирә, баласын хөкемнән йолып калырга тели. Хатасын аңлый, өч мәртәбә Нуриасма янына керә, гафу үтенә. Нуриасма кичерә, шәфкатьлелек тантана итә.

Хәдичә Нуриасманың ире Сәгыйдулланың сөяркәсе була. Качып-посып аулакта очрашалар, чит ирне аздыра. Нуриасма бу турыда белеп тора. Нуриасма үлем түшәгенә егылгач, Хәдичә үз гөнаһы турында сөйли. Гафу үтенә, Нуриасма күптән кичерүен әйтә, бәхиллеген бирә. Хәдичә җиңеләеп кала. Янә шәфкатьлелек тантана итә.

Берничә мисалда Нуриасманың тирә-юньдәгеләрнең гамәлләрен кичерә алмавы да күренә. Бәрия – Сәгыйдулланың сеңлесе. Азгын, бозык тормыш алып бара, байлык туплый. Үз әнисен карамый, ун ел аны Нуриасма тәрбияли, соңгы юлга озата. Тапкан акчасы куаныч китерми, баласы, ире юк – тормышы барып чыкмый, үкенә. Гафу итмәсен белсә дә, Нуриасмадан бәхиллек сорый. Нуриасма күзләрен йома, бәхиллек бирә алмый.

Килене Нәсимәнең әнисе – Гыйльменур кодагые Мәскәүдә яши. Аның яшәү рәвеше дөрес түгел. Җомга намазына баргач, күп итеп догалар укыганын күреп, Нуриасма аны бик гыйлемле кеше дип уйлый. Кайтканда, руслар мәҗлесендәге гамәлләрен күргәч, кодагые турында фикере үзгәрә. Үзен, авылдашларын алдап йөрүен кичерә алмый, вөҗданы дөрес булмавын күралмый. Гыйльменур бүләк-күчтәнәч белән гаебен юарга маташа. Нуриасма аны мәетенә кертмәүләрен сорый. Гафу итә алмый, үз-үзен алдап, кешеләрне алдап, җеназасы өстендә икейөзлеләнеп йөрүен теләми.

Дөрес яшәү, гаделлек ике әсәрдә дә күзгә ташланып торган мотивлар булуын әлеге мисаллар исбатлый.

Коръән – мөселманнарның изге китабы. Анда яшәеш кануннары язылган. Алга таба Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы һәм Фоат Садриевның «Таң җиле» романында Коръән белән аваздаш элементларны табарга тырыштым.

Яшәештәге универсаль кануннарны эзләү барышында Нуриасманың тормыш принципларын кат-кат барлап чыктым. Дингә табынган хатын булмаса да, ул Коръән кануннары белән яши икән ләбаса! Үлем алдыннан, яңа өйләнешкән улы белән киленен янына чакырып, аларга үз нәселенең буыннан-буынга тапшырылып килә торган изге китабын – Коръәнне бүләк итә: «Татар икәнсең, кем икәнлегеңне, кайсы җирдә туганлыгыңны онытма, шуларны алдагы буынга җиткер».

Дини гыйлемем булмаса да, Коръәндәге кайбер сүрәләр, аятьләр белән танышмын. Кайберләренә тукталыйк.

«Ниса» сүрәсенең 36 нчы аятендә: «Ата-анаңа, туганнарыңа, ятимнәргә, фәкыйрьләргә, күршеләреңә, дусларыңа, юлчыларга һәм сезгә мохтаҗ булганнарга игелек күрсәтегез», – дип әйтелгән. Нуриасма образы мисалында моңа дистәләгән мисал китереп булыр иде.

Шул ук сүрәнең 128 аятендә: «Тынычлыктан да хәерлерәк нәрсә юк», – диелә. Бу турыда «Әнфәл» сүрәсенең беренче аятендә дә әйтелә. Ачуланырга сәбәпләр күп булса да, Нуриасма иренең сеңлесе Бәрия белән дә, Хәдичә белән дә үзара тату яши.

Коръәндә зина кылу зур гөнаһ санала. Автор Бәрия мисалында кешелексезлек, азгынлык, тормыш төбенә төшүне кисәтә.

Әсәрдә сабырлык мотивы зур урын алып тора. Дүрт баланы ялгызы аякка бастыру, укыту, башлы-күзле итү өчен күпме сабырлык кирәк булгандыр Нуриасмага. Ул – эшсөяр, намусы кушканча гына яши алучы зат, күркәм хатын-кыз, тыйнак, балаларына карата гадел ана, бәхетле акъәби. Болар өстенә, ул – кыз килеш ятим баланы үзенеке итеп үстергән миһербанлы җан иясе, сабыр хуҗабикә, игелекле килен… (Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында Йосыф сабый вакытыннан әнисеннән ятим кала, 11 яшенә кадәр әтисе кулында, аннары чит кулларда тәрбияләнә. Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәрендә Фәритне үз әнисе тугач та язмыш кочагына ташлый, ә Нуриасма үз баласы итеп үстерә). Сабырлык әсәрдә лаеклы бәя ала: Нуриасма – балалары, оныклары өчен иң кадерле кеше.

«Ганкүбәт» сүрәсенең 8 нче аятендә: «Без кешеләрнең ана һәм аталарына игелек кылуларын васыять иттек», – дип язылган. Автор Нуриасма балалары мисалында шул дөреслекне исбат итә, әхлаксыз хатын Бәриянең үз анасына булган мөнәсәбәте аша укучыларын кисәтә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: ике әсәрдә дә Коръән мотивлары кызыл җеп булып сузылып бара. Бу якткан караганда, Ф.Садриев әсәрен әхлак дәреслеге итеп файдаланырга була.

Әдәби әсәрләрдә сюжет сызыгын кеше язмышы тәшкил итә, шуның ярдәмендә тормышка фәлсәфи бәя бирелә. Символлар ярдәмендә фәлсәфә һәм субъектив эчтәлек тирәнәйтелә. Ф.Садриев әсәрендә объектив эчтәлек Нуриасма яшәгән җәмгыятькә бәя бирә, субъектив эчтәлек гомумән кешегә хас билгеләрне барлый.

Әдәби урын һәм әдәби вакыт сюжетны төгәлләштерә, әсәрнең шартлылыгын тәэмин итә. Әсәр ретроспектив (үткәнгә әйләнеп кайту) формада корылган сюжетка нигезләнә: Үткән – Бүген – Киләчәк. Әдәби урын исә күп очракта реаль, төгәл (Ык буена урнашкан кечкенә авыл, Донецк яклары, Мәскәү, Алабуга), кайвакыт абстракт та була.

Әдәби образ буларак, Нуриасма – татар хатын-кызларының әхлакый өлгесе. Авторның үз героена позитив мөнәсәбәте күзгә ташлана. Нуриасма – сабыр һәм игелекле, туры сүзле, гадел, зирәк фикерле дә, кырыс та була белә. Автор аны актив образ итеп ача. Ире үлгәннән соң, тормыш йөген үз җилкәсендә тарткан хатын колхоз эшендә дә намуслы хезмәт куя, гаделлек, дөреслек өчен көрәшә. Ул сирәк кешеләрдә очрый торган ярату белән ярата белә. Аның кыяфәте дә башкалардан аерылып тора – илаһи кыяфәт, сабырлыгы да башкача – илаһи сабырлык, матурлыгы да – илаһи матурлык, яратуы да – илаһи ярату! Автор аны фәрештәгә тиңли. Шулай булуына шик тә калмый. Үлем түшәгендә ятканда да, балаларын, нәселенең дәвам итүен, иманлы булуларын кайгыртуын күрәбез. Үлеме дә сокланырлык матур. Барча кешеләргә бәхиллеген биреп, таң җиле искәндә, соңгы сулышын ала, күзләрен йома. Мәгънәле итеп яши, матур итеп үлә, ул – фәрештә!

Ике әсәрдәге мифологик башлангычка игътибар итик. Борынгы кешеләрнең Кояшка, айга, суларга, чишмәләргә табынуы очраклы түгел. Алар табигатьнең серләрен ачарга тырышканнар, акыл, аң үсеше барышында төрле закончалыкларны аңлый алганнар. Ф.Садриевның «Таң җиле» романында Нуриасма Кояшка, Таңга табына. Кояшның барлыкка килүе турындагы миф Гыйздениса әбинең авызыннан сөйләнә. Нуриасманың Кояшка табыну сәбәпләре шунда ачыклана. Бу турыда балалары да белә. Ул: «Кеше нәрсәгә дә булса табынырга тиеш. Юкса күңелеңнең вакланып, үлеп бетүе бар», – ди.

Таң җиле – төп сюжет сызыгына ияреп баручы символ.

Таң җиле – кеше гомере символы. Яшәү мәгънәсе турында уйланып, Нуриасма: «Бәндәләрнең яшәүләре таң җиле генә шул. Бик кыска гына арада, табигатьнең уяныр-уянмас серле, моңлы чагында сиздермичә исә дә үтә», – ди.

Таң җиленә хаклык, хакыйкать мәгънәсе дә салынган. Хаклык, хакыйкать таң җиле кебек килеп, бәреп керә дә, яшәешне сафландырып, күзләрне ачып җибәрә.

Кеше күңелендәге үзгәрешләр дә таң җиле белән чагыштырыла. Кешеләрне үзгәртү, тормышны хәрәкәткә китерү кодрәтенә ия ул нәфис таң җиле! Бөтен Җир шары өстеннән ТАҢ ҖИЛЕ исеп үтүен теләдем мин! Сафланып, пакьләнеп калсын иде бу дөнья!

Туфрак – яшәеш һәм үлем символы. Исбатлау өчен, Нуриасма сүзләрен китерсәм, урынлы булыр: «Бала туфракта аунап, шуны ашап үссен ул. Туфракта хикмәт. Үзебез дә шул туфрактан яратылган лабаса». Ул кешенең туфрактан яралуы, үлгәч кабат туфрак булуы турында борынгыларның хикмәтле сүзләрен искә төшерә.

Аклык – сафлык, пакьлек символы. Ак төс – ак пәрдә, ак идән, килен бүләк иткән ак яулык төсе.

Автор Нуриасманың үзен ак фәрештә сыман тасвирлый. «Кардай ак озын күлмәк, кардай ак яулык астыннан күренеп торган кардай ак чәчләр» тезмәсен куллану образны изгеләштерә, башкалардан аерып күрсәтә.

«Ак кар» сүзтезмәсе Нуриасманың яшьлеге, Сәгыйдулласы белән бәйле истәлекләрдә еш телгә алына. Ретроспектив формага корылган сюжетта «ак кар»га үзенчәлекле вазифа йөкләнгән: ул – саф мәхәббәт, чиста, матур мөнәсәбәтләр символы.

Юкә агачы – истәлек, буыннар бәйләнеше символы. Өй түрендә Сәгыйдулла утырткан юкә агачы үсә. Нуриасма үз кабере өстенә ике төп яшь үсентене күчереп утыртуларын сорый. Тынлыкта бу агачларның парлашып, серләшеп утыруларын, балаларының килеп шул серләрне тыңлавын тели.

Чалбар – үзенчәлекле образ-символ. Чалбар – буыннар арасындагы бәйләнешне тотып торучы истәлек. Сәгыйдулланың гимнастёркасыннан бозып тегелгән бу чалбарны Фәрит киеп үскән, ә хәзер инде улы Марат киеп йөри. Алама, бик тузган, кыяфәте юк, шулай булса да, чалбар – барысы өчен дә кадерле истәлек.

Ана үрдәк турында нәрсә әйтеп булыр? Әсәр ахырында Нуриасманың үлеме белән бер үк мизгелдә ана үрдәкне атып төшерү вакыйгасы кертелгән. Моны исә үрдәкнең, диңгез төбеннән балчык чыгарып, Җир булдыруы турындагы миф белән бәйләргә яки җан яралу белән тәңгәлләштерергә булыр иде.

Ике әсәрдә дә төш күрү, төшне юрау һәм төшнең чынга ашу мотивлары бар. Боларның да нигезе дини-мифологик башлангычка барып тоташа. Автор төшләргә аерым вазифа йөкли. Аларның нигезендә җирдәге тормышның вакытлы гына булуы, фани дөньяның бакыйлык белән бәйләнеше турында фәлсәфә ята.

Гомумән алганда, «Таң җиле» – мәгънәле яшәеш, мәгънәле үлем турындагы роман. Ике әсәрне тикшерү миңа тормыш кануннары турында нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирде. Фоат Садриевның «Таң җиле» романы һәр йортта өстәл китабы булырга лаеклы.

Автор, бернинди мораль укымыйча гына, кешеләрнең үзләренә дә сиздермичә, тылсымчы кебек, оста алымнар белән кешеләр күңеленә әхлак кануннарын яза алган. Фоат Садриевның бөеклеге дә шул гадилектәдер, минемчә.

Язмага фикер өстәргә