Китаплары

Ач тәрәзәң: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 144 б. – 7000 д.
2014-03-12 13-37-46 (NXPowerLite)Ике икең – ундүрт: хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 46 б. – 15000 д.
шахзаманов (NXPowerLite)Шаһзаманов эше: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 223 б. – 15000 д.

Язучының бу китабына бүгенге авыл тормышына багышланган повест һәм хикәяләре тупланган. Рәссамы — М.Шәрипова. Эчтәлек: «Шаһзаманов эше» (повесть), «Авыш басу икмәге», «Гадәти иртә», «Ә елга һаман ага да ага…», «Ал да гөл», «Җан авазы», «Мин ничек шигырь яза башладым», «Ак эт бәласе кара эткә», «Ашадылар башымны», «Алып тавы» (хикәяләр).

тозлы (NXPowerLite)Тозлы бал: драмалар, комедияләр, скетчлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 351 б. – 5000 д.

Драматургның бу җыентыгына кергән күпчелек пьесалары Әлмәт татар дәүләт драма театрында зур уңыш белән барды. Язучы бүгенге авыл кешеләренең рухи дөньясына кыю үтеп керә, әхлак мәсьәләләрен күтәрә, тормышыбыздагы кимчелекләрне тәнкыйтьли. Конфликтларның кискенлеге, кызыклы характерлар, халыкчан юмор — Ф.Садирев пьесаларына әнә шул сыйфатлар хас. Эчтәлек: «Тозлы бал», «Кондырлы кодачасы», «Ач тәрәзәң…», «Эһем, эһем» дигәчтен, «Иртәгә нидер булачак», «Әхти, егетләр!..», «Оҗмах ишеге төбендә», «Әгәр шулай булса», «Фәния «җаным» дия», «Сиңа гына әтәм…», «Альтернатив кандидат», «И замана!..»

555 (NXPowerLite)Таң җиле: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 264 б. – 3000 д.

666 (NXPowerLite)Таң җиле: роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 256 б. – 20000 д.

тан (NXPowerLite)Таң җиле: роман. — Казан: ШЭ Корбанов Р.Х., 2011. — 368 б. — 2000 д.

Ф.Садриевның бу романы соңгы еллардагы татар прозасының җитди казанышы булып тора. Авылның кайнап торган яшәеше тетрәндергеч вакыйгалар аша сурәтләнсә дә, әсәр җылы лиризм, киләчәккә якты өмет белән сугарылган.

trt-tv.ru сайтыннан өзекне тыңлау. Укый Ринат Таҗетдин.

адам (NXPowerLite)Адәм әүлиясе: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 128 б. – 5000 д.

Автор үзенең китабында мәхәббәт, әхлак тәрбиясе мәсьәләләрен күтәрә. «Адәм әүлиясе» повестенда кәеф-сафа корып җиңел тормышта яшәргә омтылучы Альфред белән шәһәр ялкавы Руфинәнең мәхәббәт маҗаралары, авыл тормышына хас вакыйгалар сурәтләнә. Зөбәйдә исемле кызның көндәлеге рәвешендә язылган «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән» повестенда укучыны төрле-төрле характерлар белән очрашу көтә. Әсәр елата да, көлдерә дә, уйландыра да. Һәр ике повесть халыкчан юмор белән сугарылган.

колми (NXPowerLite)Көлми торган кеше: повестьлар, хикәяләр, юморескалар. — Түбән Кама: «Ихлас» нәшрияты, 2004. — 376 б. — 3000 д.

Бу китапка Ф.Садриевның соңгы елларда иҗат ителгән повесть һәм хикәяләре тупланган. Бүгенге авылның яшәешен чын сәнгать дөреслеге белән гәүдәләндергән әдипнең әсәрләренә халыкчанлык, психологик тирәнлек, юморга бай тел хас. Нәкъ әнә шул сыйфатлар укучыны мавыктыргыч дөньяга алып керә, борчылдыра һәм елмайта, уйландыра һәм ада әхлакый сабак бирә. Эчтәлек: «Көлми торган кеше», «Адәм әүлияе», «Рәхмәт, әтием!..», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Кыргый алма әчесе» (повестьлар), «Балта сабы чәчәк аткач», «Печән», «Ялгышны төзәтү» (хикәяләр), «Чебен», «Капитуляция», «Гыйбрәт», «Дөрес некролог», «Тормышның кендеге», «Гел сине гнеә уйлыйм», «Катык», «Габдехакка сәлам хат» (юморескалар).

бахетсез-1 (NXPowerLite)Бәхетсезләр бәхете: роман. – 1 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 367 б. – 3000 д.
бехетсез-2 (NXPowerLite)Бәхетсезләр бәхете: роман. – 2 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 351 б. – 3000 д. Укырга >>>
ISBN-978-5-298-01535-6Бәхетсезләр бәхете: роман. – 3 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 366 б. – 3000 д. Укырга >>>

бахетсез-4 (NXPowerLite)Бәхетсезләр бәхете: роман-трилогия. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 903 б. – 5000 д.

Роман-трилогия җәмгыятебезнең XX гасырдан XXI гасырга күчү дәверен бөтен каршылыклары белән гәүдәләндерә. Бүгенге заман тудырган тип-характерларның җанлы вакыйгаларда образлы бай тел белән сурәтләнүе, идея-эстетик фикер югарылыгы әсәрне татар прозасының иң яхшы үрнәкләре рәтенә куя.

авылданАвылдан хатлар: яшәешебезгә тәнкыйди бер караш.- Казан, 2009. — 192 б. — 2000 д.

Бу хатлар 2009 нчы елда алты ай буе «Ватаным Татарстан» газетасының җомга сәхифәләрендә дөнья күрде. Авыл кешеләре әдипнең җан авазы булып яңгыраган бу хатларын кулдан-кулга йөртеп укыдылар. Бүген авылда бара торган тискәре процессларга ничек чик куярга? Ф.Садриев әнә шул проблеманы чишү юнәлешендә фикер йөртә, чарасызлыктан өзгәләнә, дөреслеккә, гаделлеккә чакыра. Эчтәлек: «Сабыйлык мәхәббәте», «Аклык, пакьлек дөньясы», «Язгы уяну», «Гыйбрәтле үткәннәр», «Үгисетү», «Сыерны яткырып саву», «Дәүләт нәрсәгә исәп тота?», «Тере авыл», «Сораулар күп, җавап юк», «Акчамы, бомбамы?», «Тагын җитә сабантуйлар…», «Кыйбланы югалтмыйк», «Ярату турында», «Халык сезне көтә», «Кыюлар киләчәккә атлый», «Энтузиастлар», «Туган нигез, әнкәй һәм без», «Мин үз өемне ничек сатып алдым», «Кичерегез, тупылларым!..», «Аерылышыр чак җитте», «Киләчәккә хатлар кирәк!», «Минем сүзем — бүгенге кешеләргә» (публицистик язмалар), «Рәхмәт, әтием!..», «Печән» (хикәяләр).

безнен (NXPowerLite)Безнең гомер язлары: драмалар һәм комедияләр. — Казан: Рухият, 2005. — 408 б. — 800 д.

Бу җыентыкка авторның соңгы елларда иҗат ителгән һәм сәхнәләштерелгән әсәрләре тупланган. Эчтәлек: «Син — сандугач, мин — каен», «Йөрәкләр янәшә типсә дә», «Җәмиләнең җенләнүе», «Безнең авыл кызлары», «Аяз көнне яшен», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», «Яшьли сөйгән ярлар», «Безнең гомер язлары».

аппаккайАппаккай: балалар өчен хикәяләр, әкиятләр һәм сәхнә уеннар. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. — 95 б. — 5000 д.

Җыентыкта Ф.Садриевның төрле елларда балалар өчен иҗат ителгән хикәяләре, әкиятләре һәм сәхнә уеннары туплап бирелә. бала күңеленә тәэсир итәрлек җиңел, нәфис тел белән язылган әлеге әсәрләр туган якка, табигаткә сокланулы матур мөнәсәбәт һәм кайгыртучанлык тәрбияли, гыйбрәтле хәлләр турында уйланырга, сабак алырга өйрәтә. Китап мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга тәкъдим ителә. Эчтәлек: «Тургай нәрсә дип җырлый?», «Ике икең — ундүрт», «Ботка», «Белемле әби», «Алып тавы», «Аппаккай», «Боз өстендә», «Арышлар сөйләшкәндә», «Көнбагыш чәчәге» (хикәяләр), «Үсәсе килгән — үскән», «Мырауша белән Йөгерчек» (әкиятләр), «Кәбестә», «Ипи тәме», «Кем кирәгрәк?», «Мактандылар», «Бал тәмле дә…» (сәхнә уеннары).

* * *
Таң елдәре: роман / тәрҗ. Ә.Гәрәев, С.Шәрипов. – Өфө: Китап, 1994. – 256 б. – 5000 д. (Башкорт телендә.)

Китаплары: 1 комментарий

  1. Фоат абый, сезнең «Тургай» китабын кайда сатып алып була. Мин Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Татар китапларын сатучы кибетләр бик аз.

Язмага фикер өстәргә