Иҗаты турында

15.03.12

Галимуллин Ф. Гыйбрәтләр алсак иде… // Казан утлары. – 1993. – № 1. – 140–148 б.
Тавлин Г. Иман яңартканда // Казан утлары. – 1993. – № 2. – 147–152 б.
Низаметдинов Ә. Кузгалды уйларым… // Казан утлары. – 1993. – № 3. – 152–156 б.
Шәрипов С. Хакыйкатьнең ачысы… // Казан утлары. – 1993. – № 3. – 157–158 б.
Сибат Р. Борчулар һәм өмет янәшә // Казан утлары. – 1993. – № 7. –142–147 б.
Бәшир Ф. Исә җилләр… // Казан утлары. – 1993. – № 8. – 31–140 б.
Әмәк Ф. Елга ага да ага… // Казан утлары. – 2001. – № 3. – 181–183 б.
Әшрәфҗанов Х. Бәхетсезләр үзенчә бәхетле // Мәдәни җомга. – 2001. – 20 июль.
Мостафин Р. Бәхетлеләр һәм бәхетсезләр // Казан утлары. – 2002. – № 6. – 162–165 б.
Журналның Фоат Садриев иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2004. – № 2. – 11–192 б.
Вәли-Барҗылы М. Намуслы кешеләр // Казан утлары. — 2008. — №1.

Бу язмабызга исем итеп алынган «намус» төшенчәсен күргәч бәлки күпләр, бигрәк тә яшь буын вәкилләре, сәерсенеп китәр, аптырашта калыр. Чөнки соңгы елларда без ул сүзне, ул төшенчәне онытып ук барабыз бугай инде. «Яңа икътисади һәм сәяси шартларга бәйле рәвештә», ягъни җәмгыятьтә капиталистик мөнәсәбәтләр урнаша бару сәбәпле, без хәзер үзебезгә яңа юнәлеш, яңа кыйбла табарга телибез, ахрысы. Укырга >>>

Шәрипов Ә.Ә. Яшәү көче табарсың.

Сагынып көтеп алган якын кешең китеп барса, күңелдә ниндидер бушлык хасил була, юксындыра, моңсуландыра. Хөрмәтле авылдашыбыз, олуг язучыбыз драматург, прозаик Фоат Садриевның «Казан утлары»ның 8, 8,10 саннарында басылган «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясенең өченче романнын укып чыккач, үземдә әнә шундый халәт барлыкка килде.  Укырга >>>

Җамалетдинова Ф. Гөнаһ җәзасыз калмый // Мәйдан. — 2010. — №3.

Фоат Садриевның «Рәхмәт, әтием!» хикәясе басылып чыккач: «Бу язучыны күрер идем», — диючеләр күп булды. Мөслим районында яшәп иҗат итүче күренекле язучыбызны без укучылар белән очраштырырга уйладык… Укырга >>>

Хуҗина Э. Үкенерлек булмасын // «Яңарыш». — 2012. — 3.03.2012.

«Яңарыш» газетасында Фоат Садриевның “Рәхмәт, әтием!” дигән хикәясеннән бирелгән өзекне укымаган кеше калмагандыр дип уйлыйсы килә. Йөрәкнең иң нечкә кылларына кагылган әлеге хикәя тормышка башка караш белән карарга этәрә. Укырга >>>

Туфан Миңнуллин:

Бик шәп язучы Син, Фоат дус! Зур язучы! Оста, ләкин синең зурлыгыңны әдәби тәнкыйть бәяләп үк бетерми сыман.

Гурий Тавлин:

Ата кызны, ана улны белмәс дәрәҗәгә җиткәч, яшьләрнең картларга, балаларның атааналарына хөрмәтләре төкәнгән. Безнең болгавыр чорда Ф.Садриевның «Таң җиле» романы чыгу үткәннәребезгә кире кайтырга, мәсләгебезне яңартырга әле соң түгел дигән сүз. Омтылышларыбыз әле сүнмәгән, исән дигән сүз. «Таң җиле», минем фикеремчә, милли әдәбиятыбызда татар тормышын элекке эзләренә кайтаруны башлап җибәргән беренче карлыгачларыннан. Афәрин, аягы җиңел булсын. Иман яңартканда, бүгенге укучы өчен мондый әсәрләр бик кирәк.

Радик Фәизов:

Фоат Садриевның “Таң җиле” романы – безнең соңгы еллардагы тормыш үзе. Анда әлеге тормышның бөтен югарылыклары һәм түбәнлекләре, барлык маҗаралары бар. Безнең заманга хас үзгәрешләр дә ярылып ята.

Рафаэль Сибат:

Безнең татар әдәбиятында әдипләр килә тора, агыла тора. Бар язучылар! Бар әдәбият! Барны бар диик әле. Шундыйларның берсе – Фоат Садри. Ул үзенең “Таң җиле” романы белән шәп прозаик буларак нәкъ соңгы вакытта гына ачылды да китте.

Харис Әшрәфҗанов:

…партия хакимияте дәрәҗәсендә булган мондый хәлләрне тирәнтен, көндәлек тормыштан чыгып фаш итү әле юк иде. Ф.Садриев әсәре шуның белән кыйммәтле, һәм ул авторның үсеш юлында икәнен күрсәтүче бер дәлил.

Ринат Мөхәммәдиев:

Мөслимдә тын гына, ипле генә иҗат итеп яткан бер каләмдәшебез бар безнең – Фоат Садриев. Әмма аның кабатланмас проәаик һәм драматург булуын һәммәбез яхшы белсәк тә, еш искә алмыйбыз бугай үзен. Бу бишьеллык Фоат Садриев өчен аеруча бәрәкәтле булды. Аның “Таң җиле” романы бүгенге прозабызның иң гүзәл үрнәкләреннән.

Рөстәм Мингалим:

Фоат Садриев Әлмәт театрының ышанычлы авторы булып калды.

Факил Әмәк:

…үзенең туган ягын, үзе белән бергә яшәгән якташларын әдәби биеклеккә күтәргән, ихлас зурлаган, кадерләп тасвир кылган башка язучы бармы бүген әдәбиятыбызда? Юктыр. Моның өчен бер генә гарт үтәлергә тиеш. Гомер буе үзе туып үскән якка – Мөслим төбәгенә тугры булып кала алган һәм туган ягында олуг Әдип, Шәхес булып җитешкән Ф.Садриев  булып туарга, яшәргә, иҗат итәргә кирәктер.

Айдар Хәлим:

Фоат Садриев – бүгенге көнебезнең иң бөек язучысы.

Зөлфәт:

Фоат Садриев – татарның Шолоховы ул.

Язмага фикер өстәргә