Чакмагым

Фоат Садриев сүзләре, Илгиз Закиров музыкасы

 

OLYMPUS DIGITAL CAMERAОлы Чакмак — гүзәл почмак,

Исемең күңелемә уям.

Туфрагыңның таныш исен

Җир читләреннән тоям. Читать далее

Моңсулык

img7«Таш юлдан безнең авылга җиде чакрым. Ул араны мин җәяү кайтырга яратам.Эчтән генә җырлый-җырлый кайтам. Тургай да сайрый-сайрый оча бит. Канатларын җилпемәсә, сайрый да алмыйдыр әле ул. Мөгаен, ул да, минем кебек, туган ягын сагынып кайтканга шулай җилкенеп сайрыйдыр…
Менә шулай туган авылыма, үткәннәремә, сабый чагыма кайтырга яратам мин. Юл буенда үсеп утырган бер таныш каен очратсам да, куанычы күздән яшь булып бәрә башлый.
Читать далее

Җырлагыз, кызлар

Зиннур Сафиуллин көе, Фоат Садриев сүзләре

Их, мәхәббәт, серле чишмә,
Мәңге шаулар суларың.
Суларыңның агышларын
Алып китә елларым.

Биегез, җырлагыз, көлегез, кызлар,
Күкләрдә балкып яна йолдызлар;
Минем сине яндырыр чагым,
Йөрәгем тулы сөю учагы.

Җирдә учак, күктә йолдыз,
Йөрәгемдә син генә.
Их, мәхәббәт, серле чишмә,
Мәңге, мәңге сүрелмә.

Биегез, җырлагыз, көлегез, кызлар,
Күкләрдә балкып яна йолдызлар;
Минем сине яндырыр чагым,
Йөрәгем тулы сөю учагы.

Их, мәхәббәт, серле чишмә,
Мәңге шаулар суларың.
Суларыңның агышларын
Алып китә елларым.

Биегез, җырлагыз, көлегез, кызлар,
Күкләрдә балкып яна йолдызлар;
Минем сине яндырыр чагым,
Йөрәгем тулы сөю учагы.

Табигать телен белә

Харрас ӘюпТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз шагыйрь Харрас Әюпне Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим иттеләр. Гадәттә, мондый вакытта иҗат кешеләренең башкарган эшләренә йомгак ясыйлар, ниндидер нәтиҗәләр чыгаралар. Мин шагыйрь дә, тәнкыйтьче дә түгел, шунлыктан ул четерекле эшне поэзия өлкәсендә тирәнрәк йөзүчеләргә калдырам. Әмма, Харрасны күп еллар буе белгән, аның белән аралашкан кеше буларак, шундый әһәмиятле көннәрдә аның турында нидер әйтергә күңел кыткылдап тора.

Читать далее

Как я покупал собственный дом

фоат1О земельной реформе наша газета пишет регулярно. Читатели «РТ» осведомлены, что примерно две трети земли в Татарстане находится в частной собственности населения в виде земельных паев. Где-то за предоставление земельных паев в аренду хозяйствующим субъектам — фермерским и коллективным хозяйствам — население получает арендную плату зерном, сеном, услугами и т.д. Где-то руководители хозяйств используют эту землю без оплаты, самовольно пользуясь неосведомленностью сельчан и их юридической безграмотностью. Читать далее